«Машина төзелеше. Металл эшкәртү» дигән традицион күргәзмә бүген «Казан ярминкәсе»ндә 6 нчы тапкыр ишекләрен ача

«Машина төзелеше. Металл эшкәртү» дигән традицион күргәзмә бүген «Казан ярминкәсе»ндә 6 нчы тапкыр ишекләрен ача

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү» дигән 6нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачыла. «Казан ярминкәсе»ндә уздырыла торган әлеге традицион чараны ТР Икътисад һәм сәнәгать, Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыклары, республиканың Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе, Казан шәһәре мэриясе оештыра.

Быел, бу күргәзмә белән бер үк вакытта, мөстәкыйль проект буларак, «Теchnoсварка» дигән күргәзмә оештырыла.

13-15 декабрь көннәрендә эшләячәк бу күргәзмәләрдә Россия төбәкләре, ерак һәм якын чит илләрнең 100 дән артык предприятиесе катнашырга теләк белдергән. Алар арасында «Galika AG» фирмасы (Швейцария), «Дюкон» сәнәгать төркеме, «Вебер Комеханикс», «Абамед», «Perytone Industrial» (Мәскәү), «Ирлен» (Санкт-Петербург), «Халтек» (Ульян), «Инвентор» (Оренбург) компанияләре бар. Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына машина төзелеше предприятиеләре продукциясе белән бергә металл эшкәртү, кисү, тимерчелек, эретеп ябыштыру җиһазлары үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәне оештыручылар сәнәгать продукциясен җитештерүчеләр арасында хәбәрләшеп эшләү формаларын киңәйтү, производствоны модернизацияләү, яңа юнәлешләр ачу өчен кирәкле булган яңа фәнни-техник казанышлар белән таныштыруны максат итеп куя. Алар фикеренчә, мондый махсуслаштырылган күргәзмәләрнең машина һәм приборлар төзү предприятиеләрен яңадан техник җиһазландыру, төп фондларын яңарту ягыннан әһәмияте зур.

Бу халыкара чараны ачу тантанасыннан соң, «Казан ярминкәсе»нең Бизнес-үзәгендә «2006 елда машина төзелеше өлкәсендә яңа мәгълүмат технологияләре» дигән темага семинар үткәрелә. 14 декабрь көнне күргәзмәдә катнашучылар кулланылган детальләрне яңадан төзекләндерү, торба системаларын ремонтлау технологияләрен эшләү хакында фикерләшү өчен «түгәрәк өстәл» утырышына җыелачак. Аны «Казан ярминкәсе» Туполев исемендәге КДТУ белән берлектә оештыра.