Чаллының “Лидерлар мәктәбе”ндә уку елы башлана

Чаллының “Лидерлар мәктәбе”ндә уку елы башлана

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Чаллының иҗтимагый берләшмәләрнең Лидерлар мәктәбендә яңа ук елын ачу тантанасы узачак, дип хәбәр итте шәһәр хакимияте матбугат хезмәте.

Дәүләт өчен булачак кадрлар резервы әзерләү мәктәбе 2005 елның декабрендә эшли башлаган. Ул – Иҗтимагый берләшмәләр үзәгенең сынау проекты. Узган ел “Лидерлар мәктәбе”ндә 20 кеше белем алган. Быел исә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 70 вәкиле үзләренең лидерлык сыйфатларын үстерергә ниятли.