Татарстанда яңа ел корпоративлары тыеламы-юкмы икәнлеге декабрь башында билгеле була

Республикада яңа чикләүләр кертү каралмый.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Елның соңгы аенда Россия Кулланучылар хокукларын яклау күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе Яңа ел корпоративларын үткәрүгә чикләүләр кертергә яки кертмәскә дигән карар кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүген 13 ноябрь, ә Яңа ел корпоратив кичәләре 20 декабрьдә башлана. Ягъни безнең алда әле бер ай. Шуңа күрә декабрь башында булачак вазгыятьтән чыгып, соңгы чиктә унынчы декабрьдә өстәмә чикләүләр кертеләчәкме — юкмы икәнлеген төгәл аңларбыз», - диде спикер.

Любовь Авдонина белдергәнчә, әлегә республикада бернинди өстәмә чикләүләр дә каралмый.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда Президент чыршысы, санитар-эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, кайбер чикләүләр белән узачагын хәбәр иткән иде.