news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент чыршысында нинди чикләүләр булачагы турында сөйләделәр

Сәләтле балалар өчен Яңа ел чарасы коронавирус йогышы аркасында ике тапкыр узачак.

Президент чыршысында нинди чикләүләр булачагы турында сөйләделәр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Президент чыршысы, санитар-эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, кайбер чикләүләр белән узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бездә ел саен үткәрелә торган Кремль чыршысы чараларына, мин балалар өчен Президент чыршысын турында әйтәм, әзерлек бара һәм без үзебезнең тәкъдимнәребезне тапшырдык», — диде спикер.

Чыршыда балалар саны чикләнгән, барлык катнашучылар, шул исәптән чакырылган балалар өчен мәҗбүри битлек режимы гамәлдә булачак.

«Без чыршыга җиде яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк балаларны чакырырга тәкъдим иттек, элек кече яшьтәге балаларны да чакыру мөмкинлеге бар иде. Бу мәсьәлә әлегә карала. Шулай да бәйрәмне дүртәр мең бала итеп ике өлешкә бүләргә кирәк: чара иртән һәм кичен узачак», - диде ведомство җитәкчесе урынбасары.

Декабрь аена якынлашкач барлык кагыйдәләр ачыкланачак, диделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100