Чирмешәндә быел 6 мең квадрат метр торак төзелгән

Районда быел 58 йортта өй туйлары узган.

(Чирмешән, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Үткән ун айда Чирмешән районында 6 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданда торак кулланылуга тапшырылган. Еллык план — 7 мең квадрат метр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Быел районда 58 йорт төзелде. Куллануга тапшырылуга әзер йортлар да аз түгел. Аларның күпчелеге хуҗалар үзләре төзегән йортлар. Арендага бирелүче йортлар да бар. Документлаштырылган торакларның барысы да аерым йортлар», — ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов.

Быел ике ятим бала тораклы булган. Чирмешәндә һәм Күтәмәдә — алтышар, Керкәле авылында дүрт аренда йорты кулланылуга тапшырылган. Шулай ук тапшырыласы йортлар да бар.