Апасның полиция җитәкчесенә Россия Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды

Ул 30 елга якын район эчке эшләр бүлегендә эшли.

(Апас, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апасның полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин 2018 елда үткән футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын вакытында халык иминлеген саклауда зур өлеш керткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул 30 елга якын район эчке эшләр бүлегендә эшли. Хезмәт юлын балигъ булмаганнар белән эшләүдән башлаган Фәнис Шәрәфуллин хезмәт баскычлары буйлап атлап, югарыга күтәрелә. Участок инспекторы, бүлек җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары булып эшли. Узган елны полиция җитәкчесе, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнә.

«Озак еллар эшләү дәверендә төрле чаклар булды. Хезмәтебез авыр булса да, бергә-бергә эшләгәндә теләсә нинди киртәләрне үтеп, уңышларга ирешеп була», — дип саный ул.