Актанышта авыл яшьләре форумы булды

Форумга районның 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләре җыйналды.

(Актаныш, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Актанышта ТАССРның 100 еллыгына багышланган авыл яшьләре форумы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Форумда катнашучылар бик актив. Анда районның 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашып килә. Быел бу чара районда икенче тапкыр уза. 

Форумның төп максаты — һәр авыл җирлегендә яшьләр эшен җанландырып җибәрү, авылларга туры килгән дәүләт программаларын нәтиҗәле кулланырга өйрәнү.