Актаныш районында яшәүче Гөлбүләк Димиева 100 яшьлеген билгеләп үтте

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак Гөлбүләк Димиевага тантаналы шартларда йорт ачкычы тапшырылган.

(Актаныш, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районда яшәүче алты йөзьяшәрнең берсе Гөлбүләк Димиева Россия Президенты В.Путинның котлау хатын тапшырды. Үз исеменнән әбекәйне тәбрикләп, ун мең сум күләмендә акчалата бүләгендә бирде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Энгель улым, син бит мине яңа өйле иттең, өемне котларга да килдең, рәхмәт сиңа», — дип Гөлбүләк апа район башлыгының аркасыннан сөйде.

Әйе, Гөлбүләк апа кебекләр илебезнең иң олы бүләгенә лаек буын. Бөек Ватан сугышының кыл уртасында кайнаган ире Хаҗиәхмәтнең истәлеге әлеге йорт. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак 2010 нчы елда төзеп, Гөлбүләк Димиевага тантаналы шартларда йорт ачкычы тапшырыла. Шул көннән башлап улы Мирхәт, килене Халидә белән яңа нигездә яши ак әби. Соңгы вакытларда Актанышта кызы Гөлсәгыйдә, кияве Илгиз Саниевлар тәрбиясендә ул.

Моннан нәкъ бер гасыр элек Иске Солтангол авылында туа Гөлбүләк исемле кыз. Әтисе вафатыннан соң өч көн үткәч туганга, әнисе аңа «Гөлбүләк» дип исем куша. Исеме җисеменә туры килә Гөлбүләкнең, кешеләргә гомер буе шатлык кына өләшә.

Гөлбүләк хатыны вафат Хуҗиәхмәткә кияүгә килгәндә, ирнең биш яшьлек улы да була. Олы улын ятимлектән аралап, әни җылысын бүләк итә яшь хатын. Гаиләне түгәрәкләп бер-бер артлы тагын дүрт бала туа.

Колхозның бер эшеннән дә калмый батыр йөрәклеханым: 14 яшеннән колхозда эшли башлый, бәрәңге, чөгендер үстерүдә алдынгылыкны бирми. Фермада терлекләр дә карый, печән әзерли, басуда чүп утауда да катнаша. Лаеклы ялга чыккач, озак еллар колхоз ашханәсенә икмәк пешерә.

Авылдашлары үтенечендә беркайчан кире какмый уңган Гөлбүләк: мәҗлесләргә аш-су өстәлләре әзерләшә, чәкчәк пешерергәдә гел аны чакырганнар.

Бүген әбекәйне котларга барлык балалары, оныклары, оныкчыклары төп нигезгә җыелды.