Тольяттида Мәүлид кичәсе узды

Казаннан махсус чакырылган мөнәҗәтләр иҗат итүче, автор башкаручы Ильяс Халиков үз иҗаты белән таныштырды.
(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). 10 ноябрьдә Тольятти Татар милли мәдәни мохтарияте ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе - Мәүлид кичәсен уздырды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте Тольятти Татар милли мәдәни мохтариятенә сылтама белән хәбәр итә.Изге мәүлид мәҗелесендә, Казаннан махсус чакырылган Россия ислам университеты укытучысы, мөнәҗәтләр иҗат итүче, автор башкаручы Ильяс Халиков үз иҗаты белән таныштырды.Тольятти шәһәрендә дә татар милли мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Идел” ансамбеленең балалар төркеме Тольятти шәһәре Җәмигъ мәчете Имам мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәрев шигырләре, Нияз Җәләлев музыкасына язылган сәнгать әсәрләрен сәхнәләштерде.Чарада дин әһеле, ислам белгече, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Самара Губерниясе Дума рәисенең урынбасары Екатерина Кузьмичева канашты.Шулай ук Тольятти шәһәр идәрәсендәге этноконфессиональ үзара мөнәсәбәтләрне җәмәгатьчелек белән идарә итү булеге башлыгы Ирина Павловна Щёкина, Тольятти шәһәренең милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләренең бердәм совет рәисе Юрий Михайлович Дёмкин һәм Сызрань татар милли мәдәни автономия рәисе Ринат Шәрәфетдинов бу матур бәйрәмгә зур бәя бирде.