Түбән Камада "Сәламәтлек трамвае" йөри башлады

Вагон барлык маршрутлар буенча да йөриячәк, анда даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган акцияләр уздырылачак.
(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада кабат "Сәламәтлек трамвае" рейска чыкты. Медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше алып баручы беренче пассажирларга конфетлар өләшергә дә өлгергән инде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Равил Гарипов озын гомерлелек өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәклеген әйтеп узды."Беренчесе - даими рәвештә диспансерлаштыру һәм профилактик тикшеренүләр узу, икенчесе - сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Монда да авыр нәрсә юк: дөрес туклану, алкоголь кулланмау, тәмәке тартмау һәм иң мөһиме – күбрәк хәрәкәтләнү. Безнең трамвай нәкъ менә шул хакта искә төшерә дә инде", диде ул. Вагон барлык маршрутлар буенча да йөриячәк, анда даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган акцияләр уздырылачак.