2020 елда Татарстанда халык санын алуда катнашучылар 30 сорауга җавап бирәчәк

Исәпкә алу бланкларына яңалыклар кертелде.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында илдә даими яшәүче кешедән 30 сорауга, ә биредә вакытлыча кунак булган чит ил кешеләреннән җиде сорауга җавап бирүләрен сораячаклар. Бу хакта Росстат матбугат хезмәте хәбәр итә.Ведомство мәгълүматы буенча, халык санын алу барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең быелның 8 ноябрендәге карары белән расланган исәпкә алу бланкларының өч формасы кулланылачак.Россия Федерациясендә даими яшәүче затлар турында мәгълүмат җыю өчен билгеләнгән Л формасы бланкында 23 сорау бар. Алар арасында - җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, алган белем, никахта булу, балалар саны, яшәү өчен чыганак, мәшгульлек һәм башкалар бар.П формасы бланкы халыкның торак шартлары турындагы мәгълүматларны җыю өчен кулланылачак. Җиде мәсьәлә торак бина тибына, йортның төзелү вакытына, гомуми мәйданы, бүлмәләр саны һәм башка моментларга кагыла.Бланкның В формасы Россиядә вакытлыча һәм башка илләрдә даими яшәүчеләр өчен эшләнгән. Җиде мәсьәлә арасында – җенес, яшь, даими яшәү иле, килү максаты, Россия Федерациясендә яшәү дәвамлылыгы күрсәтелә.Шул ук вакытта бланк формаларын эшләгәндә, сораулар формулировкасына төзәтмәләр кертелде. Аларны хәзерге тормыш чынбарлыгына һәм законнарның үзгәргән таләпләренә яраклаштырдылар.Яңалыкларның берсе – исәпкә алучылар рус һәм башка телләрне белү белән генә түгел, ә аларны көндәлек тормышта куллану активлыгы белән дә кызыксыначак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, исәпкә алу бланклары формалары электрон исәпкә алу битләреннән өстенлекле файдалануны исәпкә алып, электрон формада, шул исәптән интернет аша да эшләнгән.