Иртәгә аерым районнарда томан булачак

Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 14 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән яңгыр, җепшек кар булачак, дип җиткерә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белгечләре.

Аерым районнарда томан төшәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Көньяк-көнчыгышка таба үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә дә мөмкин. Минималь һава торышы температурасы төнлә -1..+3, көндез максималь температура 0..+5 градус булачак. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык булуы да ихтимал.

Казанда төнлә аязучан болытлы һава торышы саклана. Кыска вакытлы яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Һава температурасы төнлә –  -1..+2, көндез +2..+4 градус булачак.