"Кул Гали" - Болгарда төзелеп килгән кунакханәгә иң яхшы исем өчен интернет-тавыш бирү лидеры

Бүген 00.00дә интернет-тавыш бирү тәмамланды

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). "Болгарда төзелеп килгән кунакханәгә иң яхшы исем" конкурсы финалчылары өчен гомум интернет-тавыш бирү тәмамланды.

Теләгән барча кешегә булачак кунакханәнең үзләренә "Кул Гали", "Великий Болгар", "Хан Палас", "Караван Сарай", "Алмуш" кебек тәкъдим ителгәннәрдән иң ошаган исемне сайлап алу мөмкинлеге бирелде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны "Кул Гали" атамасы җыйган - 32 процент. Бу исемне "Яңарыш" фонды тәкъдим иткән булган.

Тавышлар саны буенча икенче урында - "Караван Сарай" (23 процент), "Великий Болгар" - өченче (21 процент). Кунакханә комплексы өчен "Хан Палас" исеме өчен катнашучыларның 13 проценты, ә "Алмуш" өчен 11 проценты тавыш биргән.

Искәртеп узабыз: кунакханә комплексын төзү агымдагы елның апрель аенда башланды, 2017 елның җәендә ул беренче кунакларны кабул итә алачак.

Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчене бүләкләү Болгарда тантаналы чарада узачак.