Россиядә Африка дуңгыз чумасы таралышы 30 процентка арткан

«Безне дуңгызларны ачык режимда тотучы хуҗалыклар булуы борчый. Күзәтчелек органнары аларны ачыклап, штрафка тарта, барыбер республикада андый очраклар кала», — диде Алмаз Хисаметдинов.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Россиядә Африка дуңгыз чумасы таралышы 20-30 процентка арткан. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә бүгенгә Африка дуңгыз чумасының 215 очрагы билгеле булганын әйтте.

70 очрак кыргый фаунада кабаннар арасында табылган, 145 очрак йорт дуңгызлары арасында ачыкланган. Африка чумасы буенча 84 җирлек карантин режимында, шуның 70е — йорт дуңгызлары арасында. «Узган ел белән чагыштырганда, вазгыять гади түгел», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Илдә вирус зур предприятиеләр, КФХ, шәхси хуҗалыкларда, шулай ук, продукция аша тарала. «Зур предприятиеләр продукциясе төрле төбәкләрдәге сәүдә челтәрләренә эләккән, шуңа күрә Африка дуңгыз чумасы таралу ихтималы зур», — диде ул. 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Россиядә дуңгыз чумасының 13 чыганагы һәм вирус белән йогышланган 3 объект ачыкланган.

Йорт дуңгызлары арасында вирус Амур, Свердловск өлкәләрендә, Хабаровск, Пермь краенда, Кострома, Чиләбе һәм Түбән Новгород өлкәләрендә табылган. Кыргый фаунада карантин режимында 12 чыганак кала. Бу Чувашстан, Приморье, Амур, Ярослав өлкәләре.

«Вирус кермәсен өчен, дуңгызчылык предприятиеләренә ябык режимда эшләргә, кыргый кабаннар популяциясен киметергә кирәк. Безне дуңгызларны ачык режимда тотучы хуҗалыклар булуы борчый. Күзәтчелек органнары аларны ачыклап, штрафка тарта, барыбер республикада андый очраклар кала. Дуңгызларны ябу асрарга кирәк. Дуңгызлар рәхәтләнеп урамда, урманнар янында йөргән авыллар да бар», — диде идарә җитәкчесе.

Алмаз Хисаметдинов ел азагына кадәр республикада кыргый кабаннарны ату эше дәвам итәчәген әйтте.