Оренбургта «Ана хакы» милли- мәдәни лекториясе булды

«Ак калфак» төбәк татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Дәүләт театрында, өлкәнең 9 районыннан килгән вәкилләр белән «Ана хакы» милли- мәдәни лекториясе үткәрелде. Биредә Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» төбәк татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Оренбургтагы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Альбина Әпсәләмованың еллык эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Яхшы эшләгән районнарның бүлекчә җитәкчеләре зурладылар.

«Җиде утрау арасында» фильмы тәкъдим ителде һәм фикер алышу үткәрелде. Халык саны алу чарасы буенча аңлату әше алып барылды.