Татарстанда ковидлы пациентлар белән эшләүче табибларга түләүләрне озайттылар

Татарстанның Министрлар Кабинеты әлеге карарны 2020 елның сентябренә кадәр озайтты.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 диагнозлы пациентларны дәвалаучы табибларга түләүләрне озайттылар. Әлеге указны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Түләүләр яңа covid-19 коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүдә турыдан-туры катнашучы медицина һәм башка хезмәткәрләргә бирелә.

Карарда «2020 елның апрель–августы» сүзләрен «2020 елның апрель-сентябре»нә алыштырганнар.