Наталия Фишман-Бекмамбетова The Village басмасының махсус проектында катнашты

Проект кунаклары үз төбәкләрендәге үзгәрешләр хакында сөйли.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова The Village махсус проектының кунагы булды, анда катнашучылар үз төбәкләрендәге үзгәрешләр турында мәгълүмат белән уртаклаша. Социаль челтәрләрдә шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

«Россия башкалалар белән генә чикләнми. Мәдәни үзгәрешләр дә аларда гына бармый. Урал аръягында, Краснодар краенда һәм Татарстанда шәһәрләр нинди үзгәреш кичерә? Без әлеге үзгәрешләр артында торган кешеләр белән аралаштык», - дип искәртә махсус проектны булдыручылар.

Постта әйтелгәнчә, Казанга - «үз-үзен тәэмин итә торган шәһәр», Мәскәүгә - «мөмкинлек», Санкт-Петербургка «йорт» дигән билгеләмә бирелгән.