news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны иске кредит карталары, щеткалар, пластик капкачлар тапшырырга чакыралар

Фестиваль якшәмбе көнне, 18 октябрьдә узачак.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында яшәүчеләрне «КультТорг» фестивалендә катнашырга чакыралар. Фестивальгә килүчеләр профессионаллар укыган лекцияләрне тыңлый, мастер-классларда катнаша, шулай ук иске кредит карталары, щеткалар һәм башка кирәкмәгән әйберләр тапшыра алачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 18 октябрьдә сынлы сәнгатькә багышлап үткәреләчәк.

«Фестивальгә килүчеләрне әйберләрне нигезле куллану турында лекцияләр һәм мастер-класслар, рәссамнар һәм иллюстраторлар катнашында маркет (анда кулланылмаган материаллар, иске караламалар, постерлар, скетчлар, картиналар, открыткалар сайлау мөмкинлеге булачак), своп кебек чаралар көтә. Шулай ук үсемлекләр сату, чын спектакль карау һәм икенчел чималны кабул итү дә оештырыла», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, фестивальдә теләгән һәркем иске пластик карталар, теш щеткалары, кырыну станоклары, авторучкалар, фломастерлар, пластик капкачлар һ.б. күп кенә әйберләр тапшыра алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100