Буаның «Әбү Хәнифә» мәчетендә өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Мөхтәсиб исеменнән Рөстәм хәзрәт котлау сүзләрен ирештерде, ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын аңлатты.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Буа мөхтәсибәте «Әбү Хәнифә» мәчетендә районкүләм өлкәннәр көнен үткәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин, мәчетнең төп игәнәчесе Зөфәр әфәнде Садыйков һәм мәхәллә катнашты.

Мөхтәсиб исеменнән Рөстәм хәзрәт котлау сүзләрен ирештерде, ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын аңлатты. Фәһим хәзрәт өлкән буынга үзенең киңәшләрен бирде. Районның мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Гөлнирә ханым Шәйдуллина оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Килгән абыстайлар үзләренең җылы сүзләрен җиткерде.

Чара мөнәҗәтләр әйтү белән үрелеп барды. Ахырда Шамил хәзрәт килгән кунакларга рәхмәтләрен ирештерде.