Биектау районында «Ата-ана булу бәхете» проектын гамәлгә ашыралар

Әниләр яңа туган баланы тәрбияләргә, гаиләне яңа әгъзаны кабул итүгә әзерләүгә, баланың беренче яшәү елларындагы үзенчәлекләренә, ана һәм баланың үзара бәйләнешен билгеләргә өйрәнә.

 (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елда «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге грант ярдәмендә «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын гамәлгә ашыра. Проект 2021 елның сентябренә кадәр гамәлгә ашырылачак. Бу хакта «Высокогорские вести» газетасы яза.

Авыр тормыш хәленә эләккән хатын-кызлар өчен грант акчасына Хатын-кызларга ярдәм итү үзәге оештырылды. Әниләрне җаваплы ата-аналар итеп әзерләү өчен «Ана һәм бала» укыту бүлмәсе ачылды, анда хатын-кызлар яңа туган балаларны тәрбияләүнең гамәли күнекмәләрен үзләштерә.

Монда иң мөһиме, бала төрергә өйрәнү генә түгел, тиздән әни буласың дигән фикергә күнегү дә, барлык тискәре уйлардан котылу. Курслар бала тууы стресс булган әниләр өчен оештырылган. Бу әни булырга әзер булмау, яшәргә урын булмау һәм башка сәбәпләр булырга мөмкин.

«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы, психология фәннәре кандидаты Татьяна Палачева әниләр яңа туган баланы карарга, гаиләне яңа әгъза кабул итүгә әзерләүгә, баланың беренче яшәү елларындагы үзенчәлекләренә, ана һәм баланың үзара бәйләнешен билгеләргә кирәклеге турында сөйләде.

«Яшь әниләргә күп нәрсәне белергә кирәк. Дәресләрдә вакцинация турында да сүз бара», — дип уртаклашты Палачева.

Проект кысаларында диета, сәламәт яшәү рәвеше, стрессны кисәтү, перинаталь тәрбия ысуллары, гаилә мөнәсәбәтләренә анализ, вакцинация мәсьәләләренә кагыла. Проектның төп максаты яңа туган бала тирәсендә уңай атмосферасын булдыру.

Үзәктә шулай ук яшь әниләр өчен дә дәресләр үткәрелә — әлегә алар кыска вакытлы, әмма дәресләр графигын яңадан карарга планлаштыралар.