Васил Шәйхразиев Венада совет сугышчысы һәйкәленә чәчәк куйды

Австриянең Вена шәһәренә Европа татарларының III съезды узды.
(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). 12 октябрьдә, Австриянең Вена шәһәренә Европа татарларының III съездына җыелган делегатлар совет сугышчысына куелган һәйкәлгә чәчәк куйды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, РФның Австриядәге илчесе Дмитрий Любинский да катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Икенче бөтендөнья сугышы елларында Вена өчен көрәштә 17 000 совет солдаты җан биргән. Австрияне фашизмнан азат иткәндә һәлак булган Совет сугышчылары истәлегенә Шварценбергплац мәйданында 1945 елның 19 августында һәйкәл ачыла. Искәртеп узабыз, Австриядә "Ауропа татарлары альянсы"на кергән илләр вәкилләре съездга җыелды.