Татарстан Президенты бишенче тапкыр «Мәскәү – Татарстан күпере»ндә катнаша

9 ноябрьдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Россия башкаласында «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумын үткәрә.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 9 ноябрьдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Россия башкаласында «Мәскәү – Татарстан күпере» бишенче Мәскәү яшьләр форумын үткәрә. Чарада бишенче тапкыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.«Мәскәү – Татарстан күпере» форумында спикерлар, шәхси тәҗрибәгә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау, уңышка ирешү буенча киңәшләрен җиткерә, сорауларга җавап бирә. Алар барысы да уңышлары белән Татарстан горурлана торган күренекле якташларыбыз, бай тормыш һәм һөнәри тәҗрибәләре булган кешеләр. Алар яшь буын белән үз белемнәрен уртаклашырга әзер, диелә хәбәрдә. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты һәм чараның башка спикерларыннан үз соравына җавап ишетү мөмкинлеге бирелә.Программаның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, форумда катнашучылар һәм кунаклар алдында яшь артистлар чыгыш ясаячак.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мәскәү – Татарстан күпере» бишенче Мәскәү яшьләр форумында катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк.