Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә

Көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә исә торган җил көтелә.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә,14 октябрьдә, төнлә һәм көндез, Казанда һәм республика территориясендә җил тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, 13 октябрьдә Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил була. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.