Пенза татар милли-мәдәни мохтарияте яңа бинага күчте

Автономиягә муниципаль милек 20 елга бушлай файдалануга тапшырылды.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте үзенең яңа бинасына күчүне бәйрәм итә. Бу хакта мохтариятнең рәсми сайты хәбәр итә.Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте  активы милләтара проектларда даими катнаша һәм өлкә дәрәҗәсендә дә, бөтенроссия масштабында да даими рәвештә чаралар үткәрә. Быел автономиягә муниципаль милек 20 елга бушлай файдалануга тапшырылды, бу уңышлы үсеш өчен яңа этәргеч бирә.Бу бина милли мәдәниятне, телне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, Пенза өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә кагылышлы барлык идеяләрне, фикерләрне җыю үзәгенә әверелә.Автономия рәисе Җ.З. Туктаров тырышлыгы белән Башкарма комитетның яшьләр һәм төп составы оешмалары, туган якны өйрәнүчеләр, мәгариф, мәдәният, спорт, музей, китапханә, шулай ук татар теленә өйрәтү классы - барысына да бу бинада урын табылган, диелә хәбәрдә.Рәхмәт сүзләрен меценатлар: Россия Мөфтиләр шурасына (мөфти Равил Гайнетдин), Р.Р. Хайров, Ш.Р. Хайров, С.Н. Салихов, И.А. Акчурин, Җ.З.Туктаров, Р.Ф. Әбүзәров, Т.В. Әбүзәров, Р.А.Зелимов, Н.З.Еналиевларга да җиткерәләр. Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзалары битараф булмаган барлык кешеләргә ярдәм өчен рәхмәт әйтә.