13 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2020 елда Европа Сабантуе София шәһәрендә була, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
Җәүдәт Гыйльманов Мәдәният министрлыгын аранжировщикларга ярдәм итәргә өндәде / Татар аранжировщиклары, монда эш таба алмыйча, Мәскәүгә китәргә мәҗбүр, дип белдерде продюсер."Һарри Поттер"ны татарчага тәрҗемә иткән Айдар Шәйхин телеграмда канал ачкан / "Эреле-ваклы эшләр бөтен көндәлегемне биләп алса да, дөньяны күзәтүемне һәм күзәтүләремне монда уртаклашуымны дәвам итәрмен", дип игълан иткән Шәйхин.Иң театраль татар скульпторын соңгы юлга Камал театрыннан озаттылар / Рада Нигъмәтуллинаны Яңа татар бистәсе зиратына җирләделәр.Марат Җәббаров Татарстан халкын авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады / Татарстан авыл хуҗалыгы министры татарстанлыларга һөнәри осталыклары, туган җиргә мәхәббәт һәм көндәлек катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.Татарстанда киләсе атна уртасына кадәр дымлы һәм җылы һава торышы саклана / Республикада явым-төшемнәр, көчле җил һәм һава температурасының күтәрелүе көтелә.2020 елда Европа Сабантуе София шәһәрендә була / «Европа татарлары альянсы» Халыкара ассоциациясе III съездында идарә әгъзалары, идарә рәисе сайланды.Милана Сафиуллина Татарстан беренчелегенең абсолют чемпионы булды / 15 яшькә кадәрге яшь төркемнәре арасында Татарстан Республикасы беренчелеге Теннис академиясе кортларында узды.Финляндиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгына багышланган конференция булды / Чараны Финляндия татарлары мөселман җәмгыяте оештырды.Дмитрий Патрушев Татарстанның авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәм белән котлады / Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры үзенең мөрәҗәгатендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тынычлык, иминлек һәм яхшы теләкләрен җиткерде.Ниагара шарлавыгын башкорт әләме төсләре белән яктыртканнар / Башкортстан Республикасы көне хөрмәтенә Ниагара шарлавыгы зәңгәр, ак һәм яшел төсләргә кергән.Татар зыялылары Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны туган көне белән котлады / Очрашу Татарстан делегациясенең Башкорстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында булды.