Татарстанга "Совигрипп" вакцинасының икенче өлеше кайтартылды

Барлыгы республикага 1 млн 559 мең 200 доза вакцина кайткан.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанга "Совигрипп" вакцинасының икенче өлеше кайтартылды. Бу соңгы партия, дип Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте хәбәр итте.

Барлыгы республикага 1 млн 559 мең 200 доза вакцина кайтартылган.

Исегезгә төшерәбез: 15 октябрьгә кадәр Казанда метро станцияләре янында бушлай прививка ясатырга була.