Татарстанда бушлай җиргә дәгъва итүче гаиләләрнең 71 проценты инде ул җирләргә хуҗа

Республикада барлыгы 48 мең 832 күп балалы гаилә исәпләнә.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә Татарстанда 43 мең 323 күп балалы гаилә җир участоклары алу өчен исемлеккә кертелгән, аларның 71,6 проценты ул җирләргә инде хуҗа, бу 28 мең 95 гаилә дигән сүз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнагать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды. Депутатлар өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне җир биләмәләре белән бушлай тәэмин итү мәсьәләсендә Татарстанның Җир кодексы нигезләмәләренең гамәлгә ашырылуы турында фикер алышты.

Комитет рәисе Таһир Һадиев бушлай җир участогы күп кенә гаиләләргә бала табу өчен этәргеч бирә торган чара булуын билгеләп узды.

Төп доклад белән Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсе башлыгы Гүзәл Миндубаева чыгыш ясады. Ул республикада барлыгы 48 мең 832 күп балалы гаилә исәпләнүен әйтте. Әле ярты ел элек кенә аларның саны 45 меңне тәшкил иткән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир участокларының күпчелеге, 90 процентка якын өлеше, инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин ителмәгән. Гүзәл Миндубаева әйтүенчә, гаиләләрнең үзләренә тәкъдим ителгән җирдән баш тартуы да шуның белән бәйле.

Белешмәдән күренгәнчә, республика муниципаль берәмлекләрендә 2544 җир кишәрлегендә күп балалы гаиләләр тарафыннан төзелеш эшләре башланган. Район җирлегендә 393 индивидуаль торак йорт төзелгән. Белгечләр муниципаль районнарда күп балалы гаиләләргә җир биләмәләре бирүнең кимү динамикасы сакланганын билгеләп узды. Җир белән тәэминат кими, ә исемлеккә кертелгән, әмма әле җирсез күп балалы гаиләләр саны арта баруы әйтелде. Таһир Һадиев фикеренчә, республика территориясендә бу законны гамәлгә ашыруның кыенлыгы республика Хөкүмәтендә координацияләү үзәге булмау белән дә бәйле.

Казан белән Чаллыда вәзгыять аеруча кискен. Башкалада 12 039 күп балалы гаилә теркәлгән, аларның 10 мең 175е исемлеккә кертелгән, 3050 җир кишәрлеге бирелгән. Проблеманы хәл итү максатыннан, яңа территорияләрне бүлү күздә тотыла. Биектау районы Каймар бистәсендә, Лаеш районы Сокуры бистәсендә, Константиновка бистәсендә җир кишәрлекләре тәкъдим ителәчәк.

Яр Чаллыда исә, күп балалы 6518 гаилә җир участокларына дәгъва кыла. 6171 гаилә исемлеккә кертелгән. Аларның 2599ына җир бирелгән, тагын 3572 гаиләгә җир бирәсе бар. Шәһәр читендә җир калмаганлыктан, Тукай районы администрациясе белән килешү нигезендә эш алып барыла. Әйтик, Калмаш бистәсендә 30 гектар мәйданда җир биләмәсе Яр Чаллының муниципаль милкенә тапшырылган.

Комитет Татарстан Министрлар Кабинетына күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итү турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итте. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, җир бирү буенча генераль планга үзгәрешләр кертелә калса, җирле үзидарә органнарына булышлык күрсәтү бурычы куелды.