Синоптиклар Татарстан территориясендә томан булачагы турында кисәтә

14 октябрьдә төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан төшүе көтелә.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе томан булачагы турында кисәтү таратты.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 14 октябрьдә төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан төшүе көтелә.

Татарстанда шундый ук хәл кичә күзәтелгән иде. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начарланган.