Әлмәттә 32 гаилә тузган торактан күченү программасы буенча яңа фатир алды

Чираттагы өй туйлары “Алсу” микрорайонында Ринат Галиев урамындагы 31нче йортта булды.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Әлмәттә “Алсу” микрорайонында Ринат Галиев урамындагы 31нче йортта яңа торакка тантаналы рәвештә күченделәр.

32 гаилә тузган торактан күченү программасы буенча яңа фатир алды, дип яза җирле “Знамя труда” газетасы.

Республиканың гражданнарны 2013–2017 елларга тузган торактан күчерү адреслы программасы буенча Әлмәттә унлап шундый йорттан күченү каралган.

Татарстан Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды “Домкор” җәмгыяте белән өстәмә инвестицияләү буенча 32 фатирлы йорт төзелешенә килешү төзегән. Фатирлар фонд тарафыннан Әлмәт районы милкенә тапшырылган.

Әлмәтлеләрне өй туйлары белән котларга Татарстан Премьер-министры Васил Шәйхразиев килгән, ул яңа хуҗаларга ачкычлар тапшыра. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да изге теләкләрен җиткерә. Ул яңа торак фондының кешеләрне уңайлы һәм заманча торак белән сөендерәчәгенә өметләнүен җиткерә.