Казанда Адмиралтия верфенә нигез салынуга 300 ел була

Мастер-план авторы Сергея Чобан сүзләренчә, Адмиралтия бистәсе проекты буенча тагын бер еллап эшлисе бар.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Мәскәү архитекторы, SPEECH архитектура бюросы җитәкчесе, шулай ук Tchoban Voss (Берлин, Германия) бюросы идарәчесе партнеры һәм Иннополиста Россия яшьләр архитектурасы биенналесы жюри рәисе Сергей Чобан кичә Казанда Адмиралтия верфе музееның автор карарлары альбомын раслады. Бу хакта “Татар-информ”га эксклюзив интервьюда ул үзе сөйләде.

“Адмиралтия верфе музеена килгәндә, кичә генә мин “Татинвестгражданпроект” белән бергә булган автор карарлары альбомын имзаладым (проект документациясенең бер өлеше). Адмиралтия бистәсе планы проекты шулай ук безнең мастер-план нигезендә эшләнә”, дип билгеләп үтте Мәскәү архитекторы.

Искәртеп үтик, узган елның 12 декабрендә Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка SPEECH архитектура бюросы мастер-планы тәкъдим ителгән иде.

Сергей Чобан шәһәрнең тарихи өлешен беренчел хәлендә яңарту идеясе тәкъдимнәре хупланган.

Искәртеп үтик, 2018 елның җәендә Казан суднолар төзү һәм ремонтлау урыны - Адмиралтия верфенә нигез салынуга 300 ел була.

“Без эшебезне дәвам итәбез, безнең күп кенә тәкъдимнәр сакланып калды. Тулаем проектлар эшен төгәлләү ел дәвамында булыр”, дип аңлатты Сергей Чобан.