13 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

“Татар-информ”да лабораториум узды, “Килмешәк” спектакле Кытай фестивалендә катнашачак, республикада урыны белән томан төшүе көтелә.

Фәрит Мөхәммәтшин телләр мәсьәләсендә: "Башка телләрне өйрәнүдән кемгә начар булган әле?"/ Парламент рәисе дәүләт һәм туган телләрне укыту мәсьәләсендә уртак тел табылыр дигән өметтә.

“Татар-информ”да узган лабораториум нәтиҗәләре: галимнәр тәкъдим иткән тәрҗемә үрнәкләре/ "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган лабораториумда тикшерелгән 15 сүзне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Радик Юльякшин: Мәктәптә укытылмаса, яшьләр туган телне ничек саклый алсын?/ Популяр җырчы Радик Юльякшин-Элвин Грей фикеренчә, өйдә сөйләшеп кенә туган телне саклап булмый.

Ветеринар кеше ач булмаячагын аңлаган академик Абдулхәмит Равилов турында/ Гади авыл ветеринар фельдшерыннан академик дәрәҗәсенә ирешкән галим 85 яшьлек юбилеена бәйле рәвештә котлаулар кабул итә.

Камал театры журналистларга 112 сезонның беренче премьерасын күрсәтә/ “Килмешәк” спектакленең авторы – Сөмбел Гаффарова, режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Синоптиклар Татарстан территориясендә томан булачагы турында кисәтә/ 14 октябрьдә төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан төшүе көтелә.

Ф.Мөхәммәтшин укытучылардан республиканың төп законын өйрәтүгә игътибар юнәлтүләрен сорады/ «Гражданлык җаваплылыгын һәм үзаңны мәктәптән үк сеңдерергә кирәк», - ди Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстанга терлекләрдәге тилчә авыруын кертмәү буенча вәзгыять контрольдә – Айрат Гәрәев/ Ветеринария-санитария постлары 11 гә җиткерелгән.

Ринат Галиәхмәтов: Интернет кулланучылары бер ел элек кенә татарча язарга ояла иде/ "Татар-малай" исеме белән танылган популяр видеоблогер фикеренчә, хәзер кулланучылар татар телле видеоларны аккаунтларына куярга оялмый.

Камал театрының “Килмешәк” спектакле Кытай фестивалендә катнашачак/ Соңгы вариантларны кураторларга җибәрдек инде, ди автор.