Яр Чаллы хастаханәсендә Йена (Алмания) университет клиникасындагы кайбер проектларны тормышка ашыру тәкъдим ителә

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында Яр Чаллы хастаханәсе баш табибы урынбасары Резидә Кәримова Алманиянең Йена клиникасында стажировка узганда күргәннәре һәм анда алган тәҗрибә белән уртаклашты

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары Алманиянең Йена шәһәре университет клиникасында стажировка үткән иде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч медицина ярдәмен камилләштерүгә багышланган коллегия утырышында хастаханә баш табибы урынбасары Резидә Кәримова әлеге клиникада күргәннәр турында сөйләде һәм анда алган тәҗрибә белән уртаклашты.
Аның әйтүенә караганда, Йена клиникасында 60 профильле бүлектә 1375 койка санала. Бер койкада авыру кеше уртача алганда 8 көн ята. Клиникада табиблар елга 45 мең пациентны стационар шартларында һәм 350 мең кешене амбулатор шартларда дәвалый. Миокард инфаркты булган кешеләр стационарда 4 көн ята. Аортокоронар шунтлау ясаудан соң, пациент 7 көн ятып, аннан инде тернәкләндерү бүлегенә яткырыла; анда ул 3 көн дәвамында дәвалана. Һәм шунысы үзенчәлекле: клиника дөньяда иң сыйфатлы медицина хезмәтен күрсәтүче учреждение булып исәпләнә. Моңа ничек ирешелә соң?
Резидә Кәримова билгеләп үткәнчә, табиблар һәм шәфкать туташлары югары белемгә ия; клиникада авырулар озак ятмый, даруларга чыгымнар аз тотыла, дәвалауда югары технологияләр файдаланыла. Анда паллиатив медицина, геронтология бүлекләре, үзләренең социаль хезмәте, менеджментлар челтәре бар, процедуралар, бәйләү кабинетлары юк. Нәтиҗәле эш алып баруның сере - хезмәтне дөрес оештыруда. Клиникадагы проектларны Яр Чаллы хастаханәсе нигезендә дә тормышка ашырып була, дип саный баш табиб урынбасары.
“Билгеле булганча, табибның беркайчан да авыруга вакыты җитми. Чөнки аңа күп язарга туры килә. Шуңа күрә хастаханәдә бүлек секретариатын булдыру зарур. Анда регистратор компьютерда медицина карталарын, выпискалар, эпикризлар, операция протоколларынннан өземтәләрне җыя. Шулай ук шәфкать туташы функцияләрен дә яңадан карап чыгарга кирәк. Алманиядә урта медицина хезмәткәрләре дә югары белемгә ия. Бездә исә постта торган шәфкать туташлары үз урынында диспетчерга әйләнә. Аларның күбесе медицина процедураларын да ясый алмый. Бер шәфкать туташы барлык функцияләрне дә башкарса нәтиҗәлерәк булыр иде дип саныйм. 55 койка булган хастаханәдә 4 шәфкать туташы эшләргә мөмкин. Эш нәтиҗәле барсын өчен, аны өч сменада алып барырга тәкъдим итәбез”, - диде Резидә Кәримова.
Клиникада авыруны операция залына, диагностика яки терапия кабинетларына махсус транспорт хезмәте озатырга тиеш. Бу эшне бездәге санитаркалар яки практика үтүче студентлар да башкарырга мөмкин.
Клиникада пациентларга, аларның туганнарына кайчак тиешле кабинетларны табарга бик авыр була. Бу проблеманы махсус хезмәтне булдырып чишеп була. Йена клиникасында бу хезмәтләрне физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күрсәтә. Яр Чаллы хастаханәсендә дә бу эшне 4 кеше башкара. Аларның үз униформасы һәм аеру билгеләре бар. Югарыда телгә алган барлык хезмәтләр дә диспетчер хезмәтен булдыруны таләп итә. Бу хезмәт штатында 12 кеше эшләргә мөмкин, махсус клининг хезмәте дә булдыру максатка ярашлы булыр иде, дип саный баш табиб урынбасары. Хастаханәдә пациентларга хезмәт күрсәтә торган үз социаль хезмәтен булдыру да күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәр иде. Анда бер табиб-травматолог, психолог, шәфкать туташы, консультант һәм юрист эшләргә тиеш.
Хастаханәдә кичектергесез реанимация бригадасы эшен дә яңача оештыру сорала. Бу бригада составында бер табиб-реаниматолог һәм бер шәфкать туташы эшләячәк. Алар бүлек эчендә кичектергесез ярдәм сорала торган пациентка ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук алар кабул итү-диагностика бүлегендә пациентларны карый, консультацияләр бирәчәк, шокка каршы палатада авырулар белән эшләячәк, санитар авиацияне каршылаячак, кирәк булганда, юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан урынга да барачак дип уйланыла.
Резидә Кәримова фикеренчә, хастаханәдә шәфкать туташлары резервын булдырырга кирәк. 5 хезмәткәр реанимация бүлегендә эшләячәк. Квалификацияне күтәрү максатыннан, октябрь аенда медицина хезмәткәрләре реанимация бүлегендә стажировка узачак.