Урманнарга игътибар зур

Түбән Камада махсус акция кысаларында 160 гектар урман чистартылган инде, алда әле тагын 94 гектарны тәртипкә китерергә уйлыйлар

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Камада урманнарны җәйге пикниклардан соң җыелган чүп-чардан арындыру эшләре башланды. Бу хакта Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Муниципаль районда һәм шәһәрдә “Чиста урманнар” акциясе дәвам итә. “Нижнекамсклес” хезмәткәрләре белән ирекле рәвештә бу эшкә алынучылар урманнарны һәм урман яны территорияләрен каты көнкүреш калдыкларыннан арындыралар. Быел әлеге эшкә алынганнарга 160 гектар урманны тәртипкә китерү насыйп булды. Әмма алда әле тагын 94 гектар урманны чистартырга планлаштырып торалар. 1 ноябрьгә чаклы барлык урманнарны чистартып бетереп булмаса да, “Нижнекамсклес” предприятиесе хезмәткәрләре аларның күп өлешен тәртипкә китерергә ниятли.
Янгыннар чыгу очракларын киметү өчен, урман территориясеннән җыеп алынган чүп-чарны махсус чүплекләргә чыгаралар, корыган ботакларны утын итеп кисәләр.