Универсиадага – чиста урманнар

Кайбыч муниципаль районындагы махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы коллективы урман посадкаларын җы¬еш¬тыруны башлап җи¬бәр¬де

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Кайбыч муниципаль районындагы махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы коллективы урман посадкаларын җы¬еш¬тыруны башлап җи¬бәр¬де. Бу эш¬кә Олы Кайбыч, Мө¬рәле, Федоровское мәк¬тәп¬ләре укучылары кушылды, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары”.
Олы Кай¬быч, Кече Кайбыч, Иске Чәчкаб авылларындагы юл буйлары, көн¬күреш калдыклары түгү полигонына илтүче юл янындагы урман полосаларын чүп-чардан арындырылды. Мөрәле, Федоровское мәктәпләре укучылары үз авыллары тирәсендәге урман полосаларын чистартты.
Табигатьнең көнкүреш калдыклары белән пычрануы укучыларны гаҗәпкә салды. Урыны-урыны белән машиналардан тау өеме кадәр чүп-чар бушатып кит¬кәннәр. Көнкүреш калдыклары түгү полигоны тирәсендәге урман посадкалары аеруча аяныч хәлдә. Чөнки полигондагы бар чүп җил белән шунда тарала. Әгәр дә түгелгән калдыклар тыгызланып, өсте туфрак белән капланып барылса, ул тирә-юньгә таралмас иде.