Озак яшәүне тәэмин итү күп очракта сәламәтлек саклауны оештырудан, авыруларны, травматизмны профилактикалаудан тора

Президент Р.Миңнеханов белдергәнчә, кеше үз сәламәтлеген саклау белән үзе дә актив шөгыльләнергә тиеш

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Соңгы елларда республикада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аеруча зур игътибар бирелә, бер-бер артлы яңа спорт корылмалары сафка баса. “Хәзер бу спорт корылмаларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кирәк”, -ди Президент Рөстәм Миңнеханов. Ул бу хакта бүген Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгатендә җиткерде.
Президент балалар спортын үстерүгә, спорт корлымаларының яшьләр, гаиләләр өчен үтемлелеген тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтте. Казан шәһәренең “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын ул уңай үрнәк итеп китерде. Һәр кеше үз сәламәтлеген саклау белән үзе дә актив шөгыльләнергә тиеш. “Озак яшәүгә алынган курс физкультура һәм спорт, экология, социаль яклау өлкәләрендәге барлык программаларга салынырга, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатында чагылырга тиеш”, -ди республика башлыгы.
Президент безнең сәламәтлек саклау системасының инновацияле үсеш юлына чыга башлавын, халыкка заманча медицина ярдәме күрсәтергә сәләтле югары технологияләргә нигезләнгән учреждениеләр, үзәкләр челтәре формалашуын ассызыклады. Аның белдерүенчә, инде аның беренче уңай нәтиҗәләре дә күренә – республикада үлүчеләр саны кимегән, туучылар саны арткан, татарстанлыларның гомер озынлыгы 71 яшькә якынлашкан.
“Ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга тулысынча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү беренче бурыч булып кала. Инде быел ук республикада Казандагы Төбәкара клиник диагностика үзәген, “Татнефть”нең Әлмәттәге медицина-санитар частен, Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсен берләштергән кластерны формалаштыру тәмамланачак”, -дип белдерде республика башлыгы.
“Озак яшәүне тәэмин итү күп очракта сәламәтлек саклауны оештырудан, авыруларны, травматизмны профилактикалаудан тора. Предприятиеләрдә савыктыру эшен җанландыру, үз персоналы өчен сәламәтлек үзәкләрен төзү мөһим”, -ди Президент. Аның фикеренчә, тәмәке тартуны, алкогольле һәм наркотик матдәләр куллануны чикләү, эш урынында сәламәтлек саклауны тәэмин итүне кызыксындыруны закон нормалары белән беркетү кирәк. Министрлар Кабинеты сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру эшенә актив катнашырга тиеш, ди Президент.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Юллама соңында журналистлар белән әңгәмәсендә белдергәнчә, республикада медицина ярдәме күрсәтүнең яңа дәрәҗәгә чыгуын ассызыклап үтте. “Зарарлы гадәтләрдән арыну, даими активлык, нормадан артык эшләүдән качу, эш вакытын дөрес оештыру -боларның барысы да сәламәт яшәү рәвешен алып бару мөмкинлге бирә. Шул рәвешле, гражданнар билгеле бер яшькә кадәр медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать үтү ихтыяҗыннан азат булчак”, - ди ул. Министр Сәламәтлек саклау министрлыгының бу еллардагы эшчәнлегенең Президент тарафыннан югары бәяләнүенә шатлануын белдереп, безнең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә тупланган алдынгы тәҗрибәне башка төбәкләргә таратырга әзер булуларын җиткерде.