Кама Аланында җылылыкны барлык йортларга да бирмәгәннәр

Ќылылык бирњ пунктларында проблемалар килеп чыккан

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланы саласындагы барлык йортларга да җылылык бирелмәгән, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Фатирларда ягулык йә барлыкка килә, йә юкка чыга. Торак-коммуналь хуҗалык идарә компанияләрендә бу хәлне җылылыкны җибәрү буенча килеп туган кайбер проблемалар белән бәйләп аңлаталар. Билгеле булганча, быел Кама Аланында яңа котельный төзелде, җылылык трассасы яңартылды, яңа үзәк җылылык пунктлары булдырылды, кулланылыштагылары исә яңартылды. Шуңа да җылылык бирә башлау буенча авырлыклар килеп чыккан. Хәзерге вакытта аларны хәл итеп маташалар.