14 октябрьдә татарстанлылар сулышларын бушлай тикшертә алачак

Бүген Республика массакүләм мәгълүмат агентлыгында 14 октябрьдә Бөтендөнья спирометрия көнен билгеләп үтүгә багышланган матбугат конференциясе узды

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Республика массакүләм мәгълүмат агентлыгында 14 октябрьдә Бөтендөнья спирометрия көнен билгеләп үтүгә багышланган матбугат конференциясе узды.
Анда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика ярдәме бүлеге башлыгы Елена Хафизова, министрлыкның баш пульмонологы, Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы мөдире профессор Александр Визель, Казан эпидемиология һәм микробиология буенча фәнни-тикшеренү институты директоры, Казан дәүләт медицина академиясенең аллергология һәм иммунология кафедрасы мөдире Рөстәм Фәссахов, Республика клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге җитәкчесе Виктор Ильинский, Республика медицина профилактикасы үзәге баш табибы Римма Садыйкова катнаштылар.
Елена Хафизова әйтеп үткәнчә, быелның 14 октябрендә Аурупа Респиратор җәмгыяте Бөтендөнья спирометрия көнен игълан иткән. Татарстан да бу көнне читтә калмаячак: республиканың дәвалау учреждениеләрендә халыкка үз сулышын бушлай тикшерү мөмкинлеге биреләчәк. Бу көнне якында урнашкан сырхауханәгә шалтыратып, спирометрия җиһазы барлыгын сорарга һәм, шундый җиһаз булган очракта, анда килеп, сулышны бушлай тикшереп алырга була. Республикада барлыгы 160 спирометр бар. Сулыш алуны тикшерү процедурасы 10-20 минутны алачак.
Александр Визель белдергәнчә, спирометрия ХОБЛ (озак дәвамлы обструктив үпкәләр авыруы), бронхиаль астма кебек авыруларны алдан ачыкларга ярдәм итә. Бу авырулар аеруча тәмәке тарта торган кешеләрдә еш очрый. Спирометрияне авыр гипертония, тромбофлебит, инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә ясау тыела.
Белгеч китергән мәгълүматларга караганда, ел саен ХОБЛ авыруы һәр 100 мең халыкка беренче тапкыр - 450, ә бронхиаль астма 105 кешедә теркәлә.
Конференциядә әйтелгәнчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы алга таба да шундый акцияләрне үткәрергә планлаштыра. Республикада ачылган 14 сәламәтлек үзәгендә дә комплекслы тикшерү узарга мөмкин булачак. Шунысын да әйтергә кирәк: иртәгә Казанның ике дәвалау учреждениесендә республика Хөкүмәте вәкилләре һәм шәһәр җитәкчелеге дә үз сулышын тикшертә алачак.