Узган атнада Татарстанда 2198 эшсез теркәлгән

Аларның саны республикада 52 меңнән артык
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Татарстанда 2198 эшсез теркәлгән. Аларның саны республикада 52 меңнән артык, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Узган атна нәтиҗәләре буенча 28 муниципалитетта эшсезләр саны кимегән, ә 14ендә - Мөслим, Чүпрәле, Тәтеш, Кукмара, Лаеш районнарында киресенчә, арткан. Чаллы, Алабуга һәм Мамадыш районнарында эшсезләр саны бигрәк тә күп.