Р.Хаҗиев: «Республикада җылылык торак йортларның 99,4 процентына бирелде»

Җылыту сезонына әзерлек актларын республиканың 394 предприятиесе һәм оешмасы алырга тиеш булса, шуларның 355е андый документка ия

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда торак фонды, социаль өлкә объектлары һәм торак-коммуналь хуҗалыкларның 2009/2010 елга җылыту сезонына әзерлек һәм лифтлар фондының торышы мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев республика сезонга, нигездә, әзер, җылылык торак йортларның 99,4 процентына бирелде, дип игълан итте.

 Р.Хаҗиев 12 октябрь мәгълүматларына нигезләнеп, түбәндәгеләрне хәбәр итте.
 
 Татарстанда булган социаль-мәдәни объектлар - 4084 мәгариф һәм 1829 сәламәтлек саклау учреждениеләре, 19087 мәдәният объекты җылыту сезонына әзер. Торак-коммуналь хуҗалыкларның 3551 котельные һәм 3550 км гомуми озынлыктагы җылыту челтәре шушы ихтыяҗларны тәэмин итәчәк. Җылыту сезонына әзерлек актларын республиканың 394 предприятиесе һәм оешмасы алырга тиеш булса, шуларның 355е андый документка ия. Резервта булырга тиешле ягулык төрләреннән 166,5 мең тонна (107 процент) мазут һәм 64,7 мең тонна (124,7 процент) ташкүмер бар.     

Республикадагы күп фатирлы 40 меңләп йортның 121е бу мәсьәләдә әлегә проблемалы. Шулардан 40ында аерым (индивидуаль) җылытуга күчерү эшләре төгәлләнмәгән, ә Яшел Үзәннең Осиново бистәсендәге 81 торак йорт, 2шәр мәктәп һәм балалар бакчасы, 1әр дәвалау һәм мәдәният учреждениесе объектына хезмәт күрсәтә торган система торбалары искереп беткәнлектән, «Татстрой» 3,2 мең метр гомуми озынлыктагы торбаларны алыштырган, эшләтеп карагач, су ага торган 2 урын ачыкланган, хилафлыклар бетерелеп, җылылык иртәгә кичкә таба тулысынча бирелергә тиеш. Җылылык бирүдә артта калган торак пунктлардан, гомумән алганда, Казанда 16 торак йорт, 4 социаль объект исәпләнә, тагын Азнакайда 6, Алабугада 2, Яңа Чишмәдә 3 һәм Сабада 2 торак йорт аерым җылытуга күчәчәк, Чаллыдагы 1 йортка, энергия ресурслары буенча бурычка батканлыктан, әлегә җылылык бирелми. Республика буенча сәламәтлек саклау учреждениеләренең 99,9 процентына, мәдәният объектларының 98,6 процентына җылылык бирелгән. Соңгысы буенча артта калганнардан министрның беренче урынбасары Түбән Каманы (97,4 процент), Менделеевскины (96,2 процент), Спасны (93,7 процент), Сабаны (85,7 процент), Мөслимне (62,5 процент) телгә алды.

Казан буенча җавап тоткан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эмиль Хөснетдинов сүзләренчә, 16 торак йорт һәм социаль өлкәгә караган 4 объектка җылылык бирелмәүнең сәбәбе болай: «Альтон» ЯАҖ һәм Морбаза ведомство котельныйлары әлегә эшләми, җылылык трассаларының артык тузган булуы сәбәпле өзеклекләр һәм энергия ресурслары өчен бурычлары күп булу.

Элек кулланган ягулык-энергетика ресурслары өчен торак-коммуналь хуҗалыкларның, ягъни халыкның 1 октябрьгә 548,7 млн. сум бурычы бар, шуларның 354 млн. сумы газ, 194,7 млн. сумы электр энергиясе өчен. «Торак-коммуналь хуҗалык өчен бурычлыларны Чаллыдагы кебек түләүле җәмәгать эшләренә җәлеп итү максатында, әйтик, 8 млн. сум бурычлы Осиново бистәсендәгеләргә тәкъдим итеп карадык, ләкин 4 кенә кеше риза булды. Кулланылган хезмәтләр өчен бурычларын ничек түләргә җыена торганнардыр... Гамәлдәге законнарның камил булмавы сәбәпле шундый вазгыять күзәтелә. Бурычлылар арасында пенсия яшендәге әби-бабайлар юк, алар исә пенсиясен алуга ук акчасын түләп куя», - дип белдерде Р.Таҗиев.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына бәйле «кайнар линия» телефоны эшли: (843) 231-15-77.