Венера ХИСАМОВА

“Үзен зыялы дип санаган теләсә кайсы кеше инглиз телен белергә тиеш дип исәплим”

Венера ХИСАМОВА: “Үзен зыялы дип санаган теләсә кайсы кеше инглиз телен белергә тиеш дип исәплим”

Яшь галимә Венера Хисамова үз вакытында Татар дәүләт гуманитар институтынның инглиз теле факультетын җитәкли, авылдан чыккан татар балаларына туган тел аша инглиз телен өйрәтү методикасын эшли, “Татар теленең фигыль системасын инглиз теле белән чагыштыру” дип аталган докторлык диссертациясен яклый (соңыннан ул монография булып та басылып чыга). Хәзер Венера ханым Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Көнчыгыш телләр факультетын җитәкли. Без Венера ханым белән очрашып, 2005 елда Казан дәүләт педагогика университетының көнчыгыш телләр кафедрасы һәм ТДГИның көнчыгыш, инглиз телләре, ориенталистика һәм компаратив лингвистика факультетларын берләштергән факультет бүген ничек яши, Көнчыгыш факультеты милли элита тәрбияләүдә нинди максатлар куя, Хисамовлар нәселе дәвамчылары – Венера ханымның кызлары фән өлкәсенә кереп китмәсәләр кем булырлар иде – шул хакта гәп кордык.

Венера ханым, хәзер сез җитәкли торган Көнчыгыш факульты КДПУ һәм ТДГИның бик күп факультетларын берләштерде. Сезнең факультетта институтта туплаган тәҗрибә тулысынча кулланыламы?

В.Х.:
Дөресен генә әйткәндә, кушылу этабы бик авыр иде. Тыштан караганда, без аны бик җиңел үттек. Ата-аналардан да, студентлардан да бернинди дә дәгъвалар кермәде. Татар дәүләт гуманитар институтыннан яхшы традицияләребезне саклый алдык. Монда Ориенталистика һәм компоратив лингвистика факультеты да, инглиз теле факультеты да авырлыкларсыз гына кушылып кереп китә алды.
Билгеле, университетта мөмкинлекләр тагын да үсте. Мин ата-аналарга да, укытучыларга да гел бу хакта әйтеп киләм. Бу вузның дәрәҗәсе нинди дә, теге институтның дәрәҗәсе нинди иде – үзегез карагыз инде. Монда укытучылар өчен дә, балалар өчен дә шартлар яхшырды. Чит илгә бару мөмкинлекләре дә үсте. Мәсәлән, ел саен Сириягә стажировкалар, ТИКА оешмасы аша Төркиягә барулар, хәзер Иордания белән элемтәгә кердек. ТДГИдан күчкән студентларга монда рәхәт дип әйтәсем килә. Вузда электрон китапханә эшли. Безнең монда чит илләрдән гел кунаклар булып тора. Вузда даими семинарлар уза. Мастер-класслар үткәрү өчен безгә “Полимедиа” компаниясе интерактив такта да бүләк итте. Безнең факультет нигезендә Ислам төркеме ачылды. Санкт Петербург университеты белән турыдан-туры элемтәгә кердек.

Венера ханым, сез җитәкләгән факультет Көнчыгыш телләре факультеты дип атала. Әмма биредә инглиз телен өйрәтүгә дә зур урын бирелә. Моның хикмәте нидә?

В.Х.:
Мин үзен зыялы дип санаган теләсә кайсы кеше инглиз телен белергә тиеш дип исәплим. Әгәр син инглиз телен белмәсәң, дөньяга чыга алмыйсың. Шул принципны искә алып, бездә инглиз теле дә өйрәтелә. Аннан соң инде йә гарәп телен, йә кытай телен, йә төрек, йә фарсы телен, йә япон телен сайларга мөмкинлек бар. Әлбәттә, төп нигез булып инглиз теле тора. Ата-аналар “Ачык ишекләр көне”нә килгәндә дә, иң беренче чиратта инглиз теле белән кызыксыналар. “Инглиз теле булмаса, бу факультетка бирә алмыйбыз”, - дип әйтүчеләр дә очрый.

Көнчыгыш телләре нинди тел аша өйрәтелә?

В.Х.:
Мәсәлән, японка япон телен өйрәтергә килә икән, ул аны инглиз теле аша бирә. Чөнки ул рус телен белми. Кытайлар исә рус телен яхшы үзләштергән.

Сезнең факультет ачылганга күп вакыт та үтмәде, монда инде төрле-төрле үзәкләр эшләп килә ...

В.Х.:
Әйе, бездә Иранистика, Төркия мәдәнияты үзәкләре бар. Төркия консуллыгы белән яхшы элемтәдә булгач, алар безгә мебель алдылар, техник яктан тәэмин иттеләр, Төркия телевидениесен карау өчен “тәлинкә” куйдылар. Идел буе Иранистика үзәгендә исә Иран телевидениесе күрсәтә. Факультетта “Әл Хадара” гарәп үзәге үз эшен дәвам итә. Аллага шөкер, элемтәләр бик күп.

Венера ханым, сез күренекле тел галимнәре Хисамовлар нәселенең бер вәкиле. Сез гомерегезне инглиз телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә багышладыгыз. Кызларыгыз да КДУның татар факультетында укып, инглиз телен өйрәнде. Нәселегезнең татар һәм инглиз телләре өлкәсендә кайнавын бөтен гомер эшчәнлеге дип әйтергә мөмкинме?

В.Х.:
Әлбәттә, мөмкин. Кызларым башта рус мәктәбендә, аннан татар гимназиясендә укыдылар. Алар бөтен яктан патриот, шул исәптән үз телләренең патриоты да. Беренче кызым Зөһрә, татар һәм инглиз телләрен чагыштырып өйрәнеп, кандидатлык диссертациясен яклады. Монда беренче курсларга инглиз телен татар теле аша өйрәтә. Кечкенәсе – Ләйләсе КДУда аспирантурада укый. Кызларым китапларны инглиз телендә оригиналда укыйлар, әдәбиятны татар телендә дә “су кебек эчәләр”. Шәһәр балалары булуга карамастан, алар татар классикасын бик әйбәт беләләр. Зөһрә Кәрим Тинчуринның “Американ”ын шундый матур итеп сөйли иде, аңа хәтта театр артистына укырга керергә тәкъдим иткәннәр иде. Әмма мин каршы булдым.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын оештырганда, анда “татар халкының элитасын тәрбияләү” максаты куелган иде. Сезнең факультет бу максатка ирешүдә нинди эш алып бара?

В.Х.:
Мин бу максатны бик зур хөрмәт белән кабул иттем. Чыгышларымда да бу хакта әйтеп киләм. Элита төшенчәсе бик киң төшенчә бит ул. Монда телләрне дә белергә кирәк. Көнчыгыш факультеты мисалында шуны әйтәсем килә: бездә полилингваль, күпмилләтле мохит. Безнең факультетта максат баштан ук куелган инде. Студентларыбыз заманга кирәкле гыйлемнәрне үзләштерәләр. Инглиз телендә, гарәп телендә оригиналда укыйлар. Татар телендә дә, инглиз телендә менә дигән итеп сөйләшәләр – бу элита түгелмени?


Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА