Петербург Сабантуе фонды өмә оештырды

Узган шимбәдә “Петербург Сабантуе” фонды (президенты Ирек Галеев) Волков зиратының мөселман (Салов һәм Стрельбищенск урамнары кисешкән урын) өлешендә өмә оештырды
(Санкт-Петербург, 13 октябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Узган шимбәдә “Петербург Сабантуе” фонды (президенты Ирек Галеев) Волков зиратының мөселман (Салов һәм Стрельбищенск урамнары кисешкән урын) өлешендә өмә оештырды.
Каберлекләрне тәртипкә китерү өчен тырма, сәнәк, комташ, чүп капчыклары һәм башка кирәк-ярак нәрсәләр урында бирелде. Изге эштә катнашучыларны кайнар чәйдән дә өзмәделәр. Өмәгә милләттәшләрне җәлеп итүдә һәм аны оештыру эшендә Ирек Галеевның “уң кулы” Рөстәм Аслаев башлап йөрде.
Гаделлек хакына әйтергә кирәк, “Петербург Сабантуе” фонды төньяк башкаладагы милли –мәдәни җәмгыятьләр арасында иң актив эш алып баручы оешмалардан санала. Фонд әгъзалары дини чараларда да актив катнаша. Мәсәлән, күптән түгел узган Ураза бәйрәмендә Ирек Галеев җитәкчелегендә Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе үткән иде.