news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханны уңышлы тапшыру ысулын әйтте

Практикадан имтихан бирү өчен мәйданчыкта машинада йөрү һәм күнегүләрнең сәгатьләр санын арттыру ярдәм итә.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Машина йөртү таныклыгына имтиханны уңышлы тапшыру өчен, теоретик һәм практик өлешләрендә дә махсус алымнарны кулланырга кирәк.

Автомобиль эксперты Егор Васильев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, теорияне нәтиҗәлерәк үзләштерү өчен материалны кызыклы һәм хәтта уен формасында тәкъдим иткән махсус кушымталардан файдаланып була.

Практикадан имтихан бирү өчен мәйданчыкта машинада йөрү, күнегүләр сәгатьләре санын арттыру ярдәм итәчәк, диде белгеч.

Шулай ук Егор Васильев машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырганчы, йөртү осталыгын арттыру буенча махсус курслар узарга киңәш итте. Бу машинага тиз җайлашырга, шулай ук штаттан тыш хәлләрдә гамәлләрне аңлауны формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Димәк, авария хәлендә калу очракларын киметәчәк, диде ул.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100