Югары Ослан районында сайлау участокларында классик көйләр һәм халык җырлары яңгырый

Сайлаучылар өчен район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан музыкаль программа әзерләнгән, ул бердәм тавыш бирү көнендә бәйрәм рухы өсти.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәдән үк Югары Ослан районының сайлау участокларында музыка яңгырый. Мәсәлән, Соболевское авыл җирлегендә сайлаучыларга кунакка «Волжанка» ветераннар хоры солистлары килде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Халык көйләре җирле халыкны җәлеп итте һәм алар, тавыш биргәннән соң, җырчы  артистларга кушылдылар. Югары Ослан гимназиясендә урнашкан сайлау участогында сайлаучыларны балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Фәридә Хөснуллина һәм ТР халык артисты Марат Сираҗетдинов башкаруында классик музыка каршы алды.

Дәртле татар җырлары белән Югары Ослан җирлеге авыл советында урнашкан сайлау участогына Ләйлә Кадыйрова җәлеп итә. Бу көйләргә үзеннән үзе биеп китәсе генә килеп тора. Ә туган якны өйрәнү музеенда авыл халкын «Иделкәй» татар халык коллективының патриотик көйләре каршы ала, диелә әлеге хәбәрдә.

 Моннан тыш, ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт программасы «Жемчужина» бассейны янында, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда һәм Югары Ослан урта мәктәбе янында узды. Районның авыл җирлекләрендә авылларның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган музыкаль тамашалар сайлаучыларның кәефен күтәрә.