Әтнәнең Ары авылында сайлаучыларны уха һәм учакта пешкән бәрәңге белән сыйлаганнар

Мәдәният йорты директоры Райлә Кадимова һәм аның тормыш иптәше Фидаил әнә шулай күңелләрен күрә авылдашларының.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Фәридә Филатова). Әтнә районының Ары авылында сайлаучыларны уха һәм учакта пешкән бәрәңге белән сыйладылар. Бу хакта район газетасы яза.

Мәдәният йорты директоры Райлә Кадимова һәм аның тормыш иптәше Фидаил әнә шулай күңелләрен күрә авылдашларының. Кунакчыл хуҗакларның табыннарында самоварлары кайнап тора. Килгән һәркемгә бик шат алар, диелә әлеге хәбәрдә.

«Елларыбыз имин булсын, дөньялар тыныч булсын. Һәр сайлауны шулай матур итеп үткәреп җибәрәбез. Республикада уңай якка барган үзгәрешләр күз алдында. безнең Ары авылы да үзе бик зур булмаса да, елдан ел яшәрә, үсә. Рәхәтләнеп эшләргә, тормышның тәмен табып яшәргә язсын», — диләр алар.