Тимур Нагуманов: Әлмәтлеләр iPhone өчен көрәшә

Бүген республикада #МойТатарстан челленджының соңгы өченче көне.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Әлмәт шәһәре халкы республика күләмендә үтә торган #МойТатарстан челленджында бик актив катнаша. Биредә 36 iPhone 11нең берсен отып була. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

«Мин бу акция турында күп ишеттем, ләкин үзем катнашмадым, теркәлеп өлгерә алмадым. iPhone отарга миннән дә лаеклырак кешеләр бар. Аллаһка шөкер, минем андый телефоным бар да инде. Чынлыкта исә, акция бик шәп. Әлмәттә iPhone өчен күпләр көрәшә. Иң лаеклыларга эләгер дип уйлыйм», — диде спикер.

Көрәштә катнашу өчен үзеңнең сайлау участогыңда фотога төшеп аны социаль челтәрләрдә #МойТатарстан хэштегы белән урнаштырырга кирәк.

Бүләк уйнату һәр сәгать саен Татарстанның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә турыдан-туры эфирда уза.

12 сәгать дәвамындагы онлайн-марафонда Татарстанлыларга республика йолдызлары катнашында дөньяның иң популяр шоуларының аналоглары тәкъдим ителәчәк. Бу — «Татарстар» шоуының финалы, «Татарстан тарихы» һәм #ПрекрасныйТатарстан проектларын тәкъдим итү. Биредә Эльмира Кәлимуллина, Лэйна, «Волга-Волга», «Мураками» һәм башка популяр башкаручылар чыгышлары көтелә.

12 сентябрьдә кичке сәгать сигезгә кадәр челленджда Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә барлыгы 87 меңнән артык фото катнашкан.