«Татмедиа»ның өч телекомпаниясе сайлау участокларыннан турыдан-туры тапшырулар үткәрә

Түбән Кама, Чаллы һәм Казаннан җирле телеканаллар буенча туры эфир кичке 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казан, Чаллы һәм Түбән Камадан сайлау көнендә сайлау участокларыннан турыдан-туры эфир уздырыла. Корреспондент һәм оператор видео-сурәтне һәм тавышны аппарат студиясенә тапшыру мөмкинлеге бирә торган махсус рюкзак белән җиһазландырылган. Бу хакта «Татмедиа» АҖ башкарма директоры Нияз Гәрәев сөйләде.

«Без сайлауларның көн дәвамында ничек узганын һәрвакыт яктырттык. Әмма, гадәттә, репортажлар язмада бара иде, ә хәзер вакыйга урыныннан турыдан-туры эфирда чыгару мөмкинлеге туды», — дип уртаклашты ул. Тапшыруларның Түбән Камада «НТР», Чаллыда - «Чаллы-ТВ» һәм Казанда  «Татарстан 24» телеканалларында оештырылуын әйтте.

Гәрәев сүзләренә караганда, телекомпанияләр эфирга үз графиклары буенча чыга. Трансляция барган вакыт эчендә сайлау участогында бер генә хилафлык та булмаган.

«Корреспондент һәм оператор сайлау участогыннан репортаж алып бара, ә аннары икенче участокка китә һәм аннан яңадан эфирга чыга. Ә «Татарстан - 24» телеканалы журналистлары сәгать саен Үзәк сайлау комитетының матбугат үзәгеннән оператив мәгълүмат җиткерәләр», - дип сөйләде башкарма директор.

Ул әгәр Түбән Кама һәм Казан журналистлары өчен бу гадәти эш булса, «Чаллы ТВ» хезмәткәрләре сайлаулар көнендә туры эфирга беренче тапкыр чыкканлыгын әйтте.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын һәм массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук ике сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар уза.