Минем Татарстан челленджында 87 меңнән артык фотография катнашкан

Татарстанда 24 кеше iPhone 11 смартфонын отты инде.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 13 сентябрьдә, #МойТатарстан масштаблы челленджының өченче һәм соңгы көне уза. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 36 iPhone 11 смартфонының берсен оту өчен бәйгедә һәркем катнаша ала.

Призлар оту өчен үз сайлау участогыңда фотога төшәргә һәм фотоны #МойТатарстан хэштегы белән социаль челтәрләрнең берсенә урнаштырырга кирәк.

Приз уйнату Татарстан рәсми берләшмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендә сәгать саен туры эфирда узачак.

12 сәгатьлек онлайн-марафонда татарстанлыларга дөньядагы иң популяр тамаша аналогларын татар колориты белән республика йолдызлары күрсәтәчәк. «Татарстар» тамашасының финалы, «Татарстан тарихы», #Гүзәл Татарстан, шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Лэйна, «Волга-Волга», «Мураками» төркемнәре һәм башка популяр башкаручылар чыгышлары тәкъдим ителәчәк.

12 сентябрьдә кичке сигездә «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә 87 меңнән артык фотография булды.

Яшел Үзән, Яр Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә, Кама Аланы һәм Казан кешеләре iPhone 11 смартфоны ияләре булды.