Әлки районында юл төзүчеләр бөтен коллектив белән сайлауга килгән

«Алексеевскдорстрой» җәмгыяте хезмәткәрләре «Безнең ишегалды» республика программасы буенча күп фатирлы йортлар тирәсен төзекләндерү белән мәшгуль.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районында юл төзүчеләр бөтен коллектив белән «Алинә» спорткомплексында урнашкан сайлау участогына сайлауга килгән. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

25 августтан бирле эшчеләр «Безнең ишегалды» республика программасы буенча күп фатирлы йортлар тирәсен төзекләндерү белән мәшгуль. Хәзерге вакытта алар прораб Илнар Сәмигуллин җитәкчелегендә Тынычлык урамында эшлиләр. Әлегә алар яңа юлның нигезен булдыралар һәм тротуарлар өчен борт ташлары җәяләр, ә дүшәмбе көнне асфальт сала башлаячаклар.

«Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин оешма хезмәткәрләренең барлык коллектив белән тавыш бирергә карар кылулары турында сөйләде. Биредә барлыгы 190 кеше эшли.

«Безнең өчен сайлау көне бәйрәм кебек. Юл төзекләндерү программалары эшләсен, юллар салынсын, авыл, шәһәр урамнары төзекләндерелсен һәм матурлансын. Юл төзүчеләр эшле булсын» — диде җитәкче.