Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге төзү планлаштырыла

Әгерҗе станциясе — йөкләрне Кытай һәм Азия илләренә чыгару буенча туплау үзәгенә әверелергә мөмкин.

(Әгерҗе, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Екатерина Самсонова). Бөтенроссия тимер юл транспорты фәнни-тикшеренү институты Әгерҗедә транспорт-логистика үзәген булдыру проектын тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Әгерҗе районына сәфәрен быел вак ташлы-комлы катнашма түшәлгән юлларны караудан башлады. Болар — шәһәрдәге Гайнуллин, Толстой, Крестьянская урамнары. 

Әгерҗегә керү уңаенда күпбалалы гаиләләргә участоклар бүленеп бирелгән яңа микрорайондагы Гайнуллин урамында министрны мастерлары Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендә «Брус» юл төзү предприятиесе эшчеләре каршы алды. Министр әңгәмә барышында аларны борчыган проблемалар белән дә кызыксынды.

Аннан министр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелүче К.Маркс урамы, 210нчы йорт ишегалдын карады. Биредә ул шушы йортта яшәүчеләр белән аралашты, әлеге программа, аның нигезендә башкарылачак эшләр турында сөйләде.

Ленар Сафин Татарстанда транспорт челтәрен үстерү, логистика үзәкләре булыруга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Ул Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге булдыру һәм анда инвесторлар җәлеп итү буенча юл картасы төзергә тәкъдим итте. 

Транспорт-логистика үзәген транспорт коридорлары кисешкән урында 100 гектар мәйданлы территориядә булдыру планлаштырыла. Төп игътибар йөкне тимер юл транспорты белән тизләтелгән режимда ташу технологияләрен үстерүгә биреләчәк.    

Бөтенроссия тимер юл транспорты фәнни-тикшеренү институты генераль директоры Михаил Мехедов билгеләп үткәнчә, яңа терминал — Әгерҗе станциясе — йөкләрне Кытай һәм Азия илләренә чыгару буенча туплау үзәгенә әверелергә мөмкин.