Чирмешән районында сайлау участогында матбугат ветеранын туган көне белән котладылар

«Сайлаулар — мөһим вакыйга. Һәркем иң яхшы киләчәккә өмет белән сайлаулага килә», - диде матбугат ветераны Кәримә Талипова.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Чирмешән лицеендагы сайлау участогына килгән Кәримә Талипованы бүләк белән каршы алдылар. Бүген аның туган көне, Кәримә Гариф кызына 74 яшь тулды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Район газетасы редакциясендә озак еллар эшләгән ветеран бүләккә шатланды. Ул һәрвакыт сайлауларга йөрүен әйтте. Кәримә Талипова сайлауларның күбесендә катнашкан.

«Сайлаулар — мөһим вакыйга. Һәркем иң яхшы киләчәккә өмет белән сайлауларга килә. Ә мин балаларым һәм оныкларымның киләчәге турында уйлап, сайлыйм», — дип уртаклашты ул.

Кәримә Талипова Лашман авылында туып үсә. Ул, озак еллар редакциядә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кәримә Гариф кызы җаваплы, эрудицияле, ул үз эшенең остасы була. Ул «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды, диелгән хәбәрдә.